Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
89 яшьлек Рафаил Граник: Бию – ул тулы бер тормыш
Быел Казанда гамәлгә ашырыла торган «Яшәү яме» проектының ун еллыгы билгеләп үтелә. Проект белән мавыгучы өлкән буын вәкилләренең саны елдан-ел арта бара. 10 ел эчендә «Яшәү яме»ндә катнашучылар саны 10 тапкырга арткан – проект белән элек мең ярым кеше кызыксынган булса, хәзер бу күрсәткеч унбиш меңгә җиткән.
KZN.RU порталы проектның иң олы яшьтәге вәкиле, тормышны җаны-тәне белән яратучы зат – Казанда яшәүче 89 яшьлек Рафаил Абрамович Граник белән таныштыра. Ул әйләнә-тирәдәгеләргә яшәргә дәрт биреп, актив иҗади тормыш алып бару эшендә яшьнең киртә була алмавын исбатлый.
Рафаил Граник 1937 елда Львовта туа. 22 яшендә Львовтагы политехника институтын тәмамлаганнан соң, юллама буенча Казан математика машиналары заводына эшкә җибәрелә, соңрак әлеге оешма исәпләү системалары буенча Казан җитештерү берләшмәсе дип үзгәртелә. Рафаил Граникның хезмәт биографиясенең күп өлеше шушы предприятие белән бәйле. Биредә ул 1959 елдан 1996 елга кадәр эшли. Технолог вазифасыннан җыю-монтажлау һәм көйләү производствосы буенча баш технолог урынбасарына кадәр күтәрелә.Хезмәт ветераны үзенең эшчәнлек дәверендә күп кенә бүләкләргә, шул исәптән «Фидакарь хезмәт өчен», «Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» һәм «Хезмәт батырлыгы өчен» медальләренә ия була.
Кайчандыр үзенең тормышын Казан белән бәйләгән Рафаил Граник башкалада гомерлек сөйгән ярын очрата: хатыны Татьяна белән бергә алар ике бала тәрбияләп үстерәләр. Әмма, ни кызганыч, тормыш иптәше 2015 елда вафат була. Кайтарып булмаслык югалту хәсрәтен җиңәргә аңа якыннары һәм тормыштагы төп кызыксынуы – биюләр ярдәм итә.
«Мин дәресләргә бик теләп йөрим һәм алдагыларын зур түземсезлек белән көтеп алам»
Львов шәһәренең Пионерлар сарае каршындагы бию түгәрәгендә Рафаил Граник 12 яшендә шөгыльләнә башлый. Малай бик теләп мазурка, полонез, полька, краковяк, вальс хәрәкәтләрен өйрәнә. Соңрак ул халык биюләре ансамбленә күчә, анда украин, рус, молдаван, поляк һәм венгр биюләрен үзләштерә. Студент вакытында һәм эшли башлаган елларда ул институт, завод үзешчәннәре ансамблендә биюен дәвам итә. 26 яшендә, эшнең күп булуы аркасында һәм гаилә вазифаларына бәйле рәвештә, бию белән шөгыльләнүдән туктый.
Рафаил Абрамович яраткан шөгыле белән 80 яшендә – хатыны вафат булганнан соң кабат шөгыльләнә башлый. «2017 елда «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә пенсия яшендәгеләр өчен бию төркеме җыюлары турындагы белдерүне күрдем һәм педагог Мария Васильевна Тимофееваның дәресенә килдем. Биюгә карата элеккеге кызыксынуны нәкъ менә ул уятты. Шат күңелле, илһамландыручы остаз дияр идем. Шуңа күрә рәхәтләнеп шөгыльләнә башладым», – дип сөйли тормыштан ямь табып яшәүче.
Хәзерге вакытта Рафаил Абрамович берьюлы ике берләшмәдә шөгыльләнә. Ул «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Мария Тимофеева җитәкчелегендәге «Яшәү яме» төркемендә халык һәм бал биюләре бии, «Вознесение» мәдәният сараенда Роман Олегович Чешуин җитәкчелегендәге «Дуэт» коллективында вальс, танго, джайв һәм башка төрләр белән шөгыльләнә.
Тормыштан ямь табып яшәүче сүзләренчә, бию дәресләре төркемләп уздырыла. Остазлар ешрак халык күп катнаша торган бию номерлары әзерли, кайвакыт программага парлы биюләр дә кертелә. Рафаил Абрамовичның 78 яшьлек даими бии торган пары – Нина Николаевна бар, ул да аның белән бергә әлеге төркемнәрдә шөгыльләнә. «Без Нина Николаевна белән рок-н-ролл биедек, хәзерге вакытта джайв хәрәкәтләренә өйрәнәбез», – дип фикерләре белән уртаклашты Рафаил Граник.
Остазлар бию хәрәкәтләренең тизлеген катнашучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып махсус сайлый. Мәсәлән, тиз биелә торган джайв биюе, биючеләрнең барысы да бию хәрәкәтләрен башкарырга өлгерсен өчен, яшь үзенчәлекләренә карап җайлаштырылган тизлектә куела.
Рафаил Абрамович шөгыльләнә торган «Дуэт» коллективының төп үзенчәлеге шунда ки, ул төрле буын биючеләрен берләштерә торган җылы «гаилә» учагын хәтерләтә. Өлкән яшьтәге биюче, төркемдәге кызларның аңа яхшы кәеф бүләк итүләрен билгеләп үтте: «Алар миңа яшәү дәрте өсти. Дәресләргә бик теләп йөрим һәм алдагыларын зур түземсезлек белән көтеп алам. Хәрәкәт – ул тормыш, бию – ул хәрәкәт, диләр, шуңа күрә бию – ул тулы бер тормыш».
Төркемнәр төрле мәйданчыкларда: Горки-Әмәт урманында, Халыклар дуслыгы йортында, «Казан» гаилә үзәге янында, Горький исемендәге һәм «Крылья Советов» паркларында, башка урыннарда чыгыш ясый.
Рафаил Абрамович үз чыгышлары өчен ак күлмәк, кара чалбар һәм бию төренә туры китереп күбәләк рәвешендә эшләнгән төрле төстәге галстуклар сайлавын сөйләде. Кайвакыт ул образга тематик детальләр өсти: мәсәлән, Латин америкасы биюләренә эшләпә һәм тарттыргыч җайланма куллана икән.
«Иҗат сулышы белән өретелгән гаилә без»
Рафаил Граник үз хатирәләренә бирелеп тормыш иптәшенең дә җырларга, биергә яратуы, үзешчән сәнгатьтә чыгыш ясавы хакында сөйләде. «Эштә ул һәрвакыт кичәләр оештыра, чаралар программасын һәм башка бик күп кызыклы нәрсәләр уйлап таба иде». Граниклар үз балалары, сигез онык һәм биш оныкчык күңелендә иҗатка карата мәхәббәт тәрбияли алган. «Иҗат сулышы белән өретелгән гаилә без. Алар мине бу эштә һәрвакыт хуплый», – ди Рафаил Абрамович.
Кызы музыка училищесын тәмамлаган, җырлый һәм бии. Улы белән килене гитарада уйный һәм үзләре өчен җырлый. Оныклары радиода, кино җитештерү өлкәсендә эшли, оныгы музыка мәктәбен тәмамлаган. Оныкчыклары да сәнгатькә тартыла: берсе җырлый, икесе театр студиясенә йөри, тагы бер оныкчыгы виолончельдә уйнарга өйрәнә һәм брейк-данс бии. Гаилә бәйрәмнәрендә Рафаил Абрамович хәтта туганнарын да биергә өйрәтә: мәсәлән, үзенең 85 яшьлек юбилеенда ул оныкчыгын ча-ча-ча биергә өйрәткән, улының юбилеенда кызы белән бергә мамбо биегән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз