news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

80 елда беренче тапкыр «Республика Татарстан» газетасы призларына эстафета узачак

Иртәгә, 10 июньдә, 80 еллык тәнәфестән соң беренче тапкыр Казанда «Республика Татарстан» газетасы призларына җиңел атлетика эстафетасы узачак. Оештыручылары булып газета редакциясе, ТР Спорт министрлыгы, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» төбәк оешмасы тора.

Эстафетада югары уку йортлары студентлары, хәрби предприятиеләр, хакимият учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашачак. Чара Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында узачак.

Эстафета хәрби-гамәли дисциплиналар өлкәсеннән биш сынауны үз эченә ала. Төп ярышлар «Хезмәт резервлары» стадионы территориясендә узачак. Беренче этапта катнашучыларга автоматны сүтеп җыярга кирәк булачак, икенче полигонда ир-атлар 700 граммлы һәм хатын-кызлар 500 граммлы снаряд ыргытуда үз осталыкларын тикшерәчәк. Алдагы этапларда катнашучылар йөк тарту һәм күчереп кую буенча көчләрен сынаячак. Тагын бер сынау компьютер симуляторында дрон белән идарә итү булачак.

Чараның программасы:

9:00-10:00 – Катнашучы командаларны теркәү
10:00-10:10 – Ачылыш тантанасы
10:10-10:20 – Эстафета этапларын үтәү регламентын игълан итү
10:30-12:30 – Катнашучы командалар ярышы
11: 00-13:00 – Төшке аш
12:30-13:00 – Йомгак ясау
13:00 – Катнашучы командаларны бүләкләү тантанасы

news_right_1
news_right_2
news_bot