news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

8 февральдә Язучылар берлеге Тукай премиясенә кандидатлар тәкъдим итәчәк

2023 елның 8 февралендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегендә проза, поэзия, балалар әдәбияты, әдәби тәнкыйть һәм драматургия остаханәләренең берләштерелгән утырышы була.

​Көн тәртибе шулай ук Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар тәкъдим итү, шагыйрә Флера Гыйззәтуллинаның иҗаты турында фикер алышу да булачак, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100