news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

7 сәгать эчендә активистлар Казансу үзәненнән 280 кг чүп-чар җыйды

Татарстан башкаласының 50 кешесе 25 июнь көнне узган Казансу буенча экологик сплавта катнашты. Барлыгы 7 сәгать эчендә активистлар катамараннарда 11,5 чакрым араны уздылар һәм 280 кг авырлыкта 45 капчык чүп җыйдылар.

Урманче поселогыннан Зәңгәр күлләргә кадәр елга үзәнен чүп-чардан чистартып, акциядә катнашучылар судан шешәләр, кием-салым, автомобиль бамперын, офис кәнәфиен һәм башка әйберләрне чыгардылар, дип хәбәр иттеләр «Казансуны үстерү стратегиясе» проектының матбугат хезмәтендә.

Июль аенда активистлар өчен тагын бер чара оештырылачак, анонсларны проектның Telegram-каналында һәм «Вконтакте»дагы рәсми берләшмәсендә күзәтеп була. 

Исегезгә төшерәбез, мондый беренче акция узган ел булды: 47 активист 310 кг авырлыктагы 50 капчык чүп җыйды.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100