news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алты меңнән артык татарстанлы гараж амнистиясеннән файдаланган

Гараж амнистиясе башланганнан бирле Татарстанда 6199 объект теркәлгән. Бу күрсәткеч буенча республика – ил төбәкләре арасында лидерларның берсе.

Милек хокукын теркәүнең гадиләштерелгән схемасыннан Казан һәм Чаллы халкы башкалардан активрак файдалана. Һәр шәһәрдә 1,1 меңнән артык объект рәсмиләштерелгән. Бу хакта ТР Росреестрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бер елдан артык вакыт эчендә Татарстан Республикасында гараж амнистиясе буенча 2943 җир кишәрлеге һәм 3256 гараж билгеләнешендәге объект теркәлгән. Ведомство даими рәвештә халык һәм җирле үзидарә органнары белән методик һәм аңлату эшләре алып бара. Татарстанлылар гараж амнистиясеннән киләсе дүрт ел дәвамында да актив файдаланырлар дип көтәбез», - диде Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Исегезгә төшерәбез, милек хокукын гадиләштерелгән схема буенча 2026 елның 1 сентябренә кадәр теркәргә мөмкин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100