Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
31 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Республика казанышларында һәркемнең өлеше бар, 1-15 гыйнварда азык-төлек сыйфаты буенча "кайнар линия" эшли, шугалаклар Яңа ел төнендә бәйрәм оештыра.
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады./ Казанышларыбызда республикада яшәүче һәркемнең хезмәте, өлеше бар, шуның өчен һәрберегезгә зур рәхмәтемне җиткерәм, диелә Президент котлавында.
Татарстандагы крестьян-фермер хуҗалыкларында җитештерүчәнлек арткан./ ТР фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе К.Байтемиров бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәдә хәбәр итте.

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе азык-төлек сыйфаты буенча "кайнар линия" ача./ "Кайнар линия" 1-15 гыйнвар көннәрендә эшләячәк.

Яңа ел төнендә казанлыларны “Черек күл”гә һәм Горький паркына шугалакка чакыралар./ Яңа ел программасы 23.00 сәгатьтә башлана һәм иртәнге 3кә кадәр дәвам итә.

Роспотребнадзор Яңа елны сәламәтлеккә зыянсыз каршылау буенча тәкъдимнәр белән чыкты./ Гел ашап кына утырмагыз: үзегезгә һәм кунакларга төрле бәйгеләр, биюләр, саф һавада йөрүләр оештырыгыз, диелә тәкъдимнәрдә.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз