news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

30 августта көрәш сөючеләр Халыкара атлы-спорт комплексында Кагыйдәләрсез халык көрәше карый алачак

30 августта көрәш сөючеләр Халыкара атлы-спорт комплексында Кагыйдәләрсез халык көрәше карый алачак

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Дания Моисеева). 30 августта Халыкара атлы-спорт комплексында Казанның 1000 еллыгына һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган Кагыйдәләрсез халык көрәше (Бои без правил) үткәрелә. Аны Казан шәһәренең Физик культура, спорт һәм туризм комитеты һәм Милләтләр эше буенча бүлеге оештыра.

Ярышларны уздыруда шулай ук ТР Милли-мәдәни оешмалар ассоциациясе һәм Казан шәһәренең Милли көрәш федерациясе дә катнаша. Бәйгенең баш судьясы Россия Федерациясенең атказанган тренеры Фәрит Мадьяров булачак. Ярышларны күп еллар буе татар-башкорт көрәше бәйгеләре комментаторы булган Илдус Илдарханов алып барачак.

Мәгълүм булганча, башкалада иң беренче республика көне бәйрәменнән башлап Үзәк стадионда мәдәни программа белән бергә, милли көрәш ярышлары да уздырыла иде. Соңгы елларда көрәшләр анда булмаганлыкны истә тотып, бу ярышлар урынына быел Кагыйдәләрсез халык көрәше оештырыла. Анда республика мәйданнарында бил тоткан милли көрәш батырлары да катнашыр дип көтелә. Әлеге бәйгедә самбо, ирекле көрәш, дзю-до һ.б. төр көрәш белән шөгыльләнүчеләр, шулай ук төрле халыкларның милли көрәш осталары да катнаша ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100