news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

3 апрельдән Казан мәктәпләрендә туклану бәясе арта

3 апрельдән Казан мәктәпләрендә туклану бәясе артачак. Ул уртача алганда 5-7 сумга күтәреләчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Ирекле сайлау менюсы хәзер - 79 сум (элегрәк 73 сум иде), комплекс – 55 сум (48 сум), иртәнге аш яки кичке әбәт 35 сум (30 сум) торачак. Шул ук вакытта, үзгәрешләр Казан мәктәпләрендә укучыларның яртысына гына кагылачак, чөнки балаларның 45 проценты бушлай кайнар аш белән бушлай тәэмин ителә.

Башлангыч мәктәп укучылары (быел алар 77 мең кеше) һәм ташламалы категорияләргә караган V-XI сыйныф укучылары, шул исәптән мобилизацияләнүчеләрнең балалары бушлай туклана. Хәзерге вакытта бу категориягә 14 мең бала керә (Казандагы өлкән сыйныф укучыларының 18 проценты).

Мэриядә искәртүләренчә, соңгы тапкыр шәһәр мәктәпләрендә туклану бәясе ике ел элек – 2021 елның апрелендә үзгәргән. Бу чорда, Росстат мәгълүматлары буенча, азык-төлек товарларына куллану бәяләре 22,2 процентка арткан. Сөт һәм сөт продукциясе, ак май, макарон һәм йомырка сизелерлек кыйммәтләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100