Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
23 апрельдә Екатеринбургта «Тоталь диктант» акциясе үтәчәк
2011 ел текст авторы булып язучы, журналист һәм телеалып баручы Дмитрий Быков тора
(Екатеринбург, 18 апрель, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). “Тоталь диктант – белем акциясе, ул рус теленә кызыксынуны арттыруга, рус телен саклау һәм рус сөйләш мәдәниятен үстерүгә юнәлтелгән”, - дип хәбәр иттеләр акцияне оештыручылар – Горький исемендәге Урал дәүләт университеты һәм Халыкара элемтә институты белгечләре.
“Тоталь диктант” чарасында теләгән һәр кеше катнаша ала – мәктәп укучыларыннан алып, пенсия яшендәгеләргә, эшчеләрдән алып бизнесменнарга кадәр.
Беренче “Тоталь диктант” 2004 елда Новосибирск дәүләт университетының гуманитар факультетында үтә һәм шәһәр дәрәҗәсендәге акциягә әверелә, ә хәзер – федераль масштабта. Акция максаты – һәр кешегә белемен бәяләргә мөмкинчелек бирү һәм белем дәрәҗәсен үстерергә теләк тудыру.
Новосибирскида җиденче Тоталь диктант үткән елның 24 апрелендә үтә. Диктантны 2396 кеше яза, шул исәптән өлкә хөкүмәте министрлары, фән эшлеклеләре, бизнесменнар.
Агымдагы елның 23 апрелендә тоталь диктант бер үк вакытта Русиянең эре шәһәрләрендә - Абакан, Барнаул, Брянск, Екатеринбург, Иркутск, Кемерово, Красноярск, Самара һәм Тюменьдә үтәчәк.
2011 ел текст авторы булып язучы, журналист һәм телеалып баручы Дмитрий Быков тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз