Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
22 октябрьдә “Булачак әниләр өчен музыка” проектының яңа концерт сезоны ачыла
Беренче концерт программасы “Хатын-кызга Гимн” дип атала
(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 22 октябрь көнне “Булачак әниләр өчен музыка” проектының яңа концерт сезоны ачыла. Әлеге проект “Тамаша” продюсерлык үзәге һәм республика акушер-гинекологлар Җәмгыяте тарафыннан оештырыла.
Беренче концерт программасы “Хатын-кызга Гимн” дип атала һәм символик мәгънәгә ия. Концертта халыкара конкурслар лауреаты, Галина Вишневская исемендәге опера җырлавы Үзәге солисты, “Замандаш” театры актеры Рөстәм Яваев җырлаячак. Программага балет һәм инструменталь музыка да кертелгән.
Инде хәбәр иткәнебезчә, “Булачак әниләр өчен музыка” проекты быелның мартында старт ала. Россия табиблары булачак әниләргә классик музыканы тыңларга киңәш итә. Музыка әле тумаган балага уңай тәэсир итә. Узган дүрт концертка меңнән артык хатын-кыз килгән иде. Музыка кичәләрендә, гадәттә, Бах, Моцарт, Бетховен, Вивальди, Шопен, Шуберт, Чайковский әсәрләре яңгырый. Музыканы халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары башкара. Проект кысаларында музыкаль диск та дөнья күрде. Анда чит ил, рус һәм татар классик композиторлары - В.А.Моцарт, Н.Паганини, Б.Барток, А.Иванов-Крамской, О.Киселев, Ш.Шәрифуллин әсәрләре кертелгән.
“Тамаша” продюсерлык үзәгеннән хәбәр ителгәнчә, Казанда “Булачак әниләр өчен музыка” проектының чираттагы концертлары 18 ноябрьдә һәм 23 декабрьдә үткәреләчәк. Алар “Казан” кунакханәсенең конференцияләр залында үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз