news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

206 транспорт һәлакәтендә 11 баланың гомерен өзгән, 208енең тәне имгәнгән, җәрәхәтләнгән

Пассажир балаларның һәлакәткә очраганнарының соңыннан ни хәлдә булуы баланы утыргычка беркетеп кую чаралары кулланылу-куланылмавына бәйле

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел 5 айда Татарстан территориясендәге юлларда һәм шәһәр урамнарында балалар катнашында 206 транспорт һәлакәте булган, шулар 11 баланың гомерен өзгән, 208енең тәне имгәнгән, җәрәхәтләнгән. Узган елдагы шушы ук вакыт белән чагыштырганда, һәлакәтләр арткан булып чыга, ягъни быел һәлак булган балалар 4кә, имгәнүчеләр 38гә күбрәк.

Аерым алганда, транспорт һәлакәтләренең күпчелеге җәяү барган баланы таптатуга карый: гыйнвар-июнь айларында инде 136 шундый очрак теркәлгән – юлларда балалар катнашындагы барлык транспорт һәлакәтләренең бу 66 проценты дигән сүз бу. Пассажир сыйфатында транспортта барган балалар 60 һәлакәткә очраган (һәлакәтләрнең 29 проценты), балигъ булмаган велосипедчылар катнашында 7 һәлакәт булган (5 процент).

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, транспорт һәлакәтләренең 51 проценты 7-14 яшьлекләр катнашында булган һәм 112 бала бәлагә тарган, 29 процент чамасы 14-16 яшьлек үсмерләр катнашында – барлыгы 63 бала, 20 проценты 7 яшькә кадәрге балалар – 44 сабый. Пассажир балаларның һәлакәткә очраганнарының соңыннан ни хәлдә булуы балалар өчен махсус креслолар һәм каешлар кебек баланы утыргычка беркетеп кую чаралары кулланылу-куланылмавына бәйле: пассажир балалар каза күргән быелгы 63 һәлакәттә 3 бала һәлак булган, 68е имгәнгән, җәрәхәтләнгән (былтыр шушы ук вакытта 57 һәлакәттә 2 баланың гомере өзелгән, 60ының тәне төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән, бәрелгән).

Балалар машина утыргычына каеш белән эләктерелмәгән яки андый җиһазы бөтенләй булмаган автомобильләр бәрелгән яисә әйләнеп капланган 33 һәлакәттә быел 3 бала мәңгелеккә күзләрен йомган, 30ы тән җәрәхәтләреннән, имгәнүләрдән азаплануга дучар ителгән (былтыр шундый 39 һәлакәттә 1 бала һәлак булган һәм 42се имгәнгән). Андый очракларның күпчелеге Казанда – 11 һәлакәт, Чистай районында – 4, Арча белән Биектауда – 2шәр, Нурлат белән Лаеш районнарында – 1әр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100