news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2023 елда Казанда муниципаль парковкаларның бушлай эшләү графигы чыкты

2023 елда Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк бәйрәм һәм ял көннәре билгеле булды. Башкарма комитет карары ТР башкаласы Башкарма комитетының документлар һәм хокукый актлар җыентыгында урнаштырылган.

Әйтик, 2-6 гыйнвар, 23, 24 февраль, 8 март, 1, 8, 9 май, 12 июнь, 30 август, 6 ноябрьдә, шулай ук Ураза һәм Корбан бәйрәмендә парковка өчен акча алынмаячак.

«Ай календаре һәм дини традицияләр нигезендә, Ураза һәм Корбан бәйрәме башланган көннәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән билгеләнә», - диелә документта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100