news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

2023 елда Дәүләт хезмәтләре порталында пошлиналарны түләүгә 30 процентлы ташлама бетерелә

Киләсе елның 1 гыйнварыннан Дәүләт хезмәтләре порталында дәүләт пошлиналарын түләүгә 30 процентлы ташлама гамәлдән чыгарылачак. РИА Новости РФ Финанслар министрлыгына сылтама белән шул турыда хәбәр итә.

«Аны озайту турында тәкъдимнәр булмау сәбәпле, 2023-2025 елларга федераль бюджет проектының керем өлеше әлеге ташламаны гамәлдән чыгаруны исәпкә алып әзерләнде», – дип аңлаталар министрлыкта.

Бүгенге көндә Госуслуги сайты аша түләгәндә физик затларга ташлама автомат рәвештә бирелә һәм карта белән түләгәндә генә гамәлдә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100