news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2023 ел ахырына Дәүләт хезмәтләре порталында аграрийларга 18 яңа сервис барлыкка киләчәк

Ике ел дәвамында Дәүләт хезмәтләре порталында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен 18 сервис булдырылачак. Бу хакта Россиянең Премьер-министры Михаил Мишустин «Алтын көз» агросәнәгать күргәзмәсендә әйтте, дип хәбәр итә ТАСС.

Премьер белешмәләрне җыю, анализлау һәм аграрийларның дәүләт ярдәме чараларын алу эшләрен гадиләштерү өчен үзебезнең цифрлы платформаларны үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Аның әйтүенчә, бердәм порталга 18 төрле хезмәтнең 8 төре кертелгән инде. Болар – авыл хуҗалыгын иминләштерү белән шөгыльләнүче экспертларны аттестацияләү, селекция казанышларын дәүләт теркәвенә алу. Алар барысы да кирәкле документларны онлайн рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100