ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Киров өлкәсенең Малмыж районы Кәлнә авылында мәчет манарасына ярымай куелды

11 ноябрь 2019, 01:33 , Фото: tatar-congress.org

Киров өлкәсенең Малмыж районы Кәлнә авылында мәчет манарасына ярымай куелды Кәлнә мәчетенең 15 еллык тарихы бар.

(Казан, 11 ноябрь,  "Татар-информ"). Узган атнада Киров өлкәсенең Малмыж районы Кәлнә авылында мәчет манарасына ярымай куелды. Бу турыда "Дуслык" газетасына сылтама белән "Бөтендөнья татар конгрессы"  матбугат хезмәте хәбәр итә.

Айны җирдән күтәреп алып, манарага куйганчыга кадәр бар җыелган халык тәкъбир әйтеп торды. Мәчет манаралы булганчы да, ае бар иде инде. Шул
айны алтынсу төскә буяткач, өр-яңа булган. Аны манараны ясаган Иске Йөрек мәхәлләсенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Кашапов куйды.

Ай күтәреп куйганнан соң, әлеге изге эшләрне җилкенеп оештырып, башкарып йөргән Кәлнә авылының имам-хатыйбы Нәзир хәзрәт Гыйматдинов бу эшнең тарихын да кыскача сөйләп үтте.

Кәлнә мәчетенең 15 еллык тарихы бар. Мәчетнең элеккеге имамнары Габдрахман абый, Рафикъ абый чорында авыл мөселманнары тырышлыгы белән
мәчетне төзү-ремонт эшләре турында сөйләп ала. Нәзир хәзрәт 2018 елдан имамлык итә башлый. Шул вакыт эчендә мәчетнең тәрәзәләрен яңарталар,
янкорма итеп тәһарәт бүлмәсе салып куялар. Һәм менә Нәзир хәзрәт җитәкчелеге белән манара да куелды.

Кәлнә авылында 700ләп мөселман яши дип исәплиләр. Җомга намазында 8-12 кеше була. Гөлфәния абыстай хатын-кызларга дин дәресләре укыта.
Кызганычка каршы, балалар гына килми. 

Бәйрәм хөрмәтенә мәчеткә йөрүче апалар ашлар пешереп, мул өстәл әзерләп торган. Җыелыштан соң кунакларга сый-хөрмәт күрсәтте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10