ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Саба районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре hөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

10 ноябрь 2019, 23:35

Рәис Миңнеханов Булат Сабиров белән Айнур Гафиятуллинга район хакимиятенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.

(Саба, 10 ноябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары",  Фәнил Мәүлетов). Бүген район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре hөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.
Аларны бәйрәмнәре белән район башлыгы Рәис Миңнеханов котлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район прокуроры Зөфәр Абитов, район суды рәисе Дамир Сабиров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе исеменнән бүлек начальнигы Раиф Харисов тәбрикләү сүзләре җиткерделәр.

Бүлек башлыгы Васил Исмәгыйлов бер төркем алдынгыларга РФ Эчке эшләр министрлыгы медальләрен, күкрәк билгеләрен, Мактау грамоталарын тапшырды.

Рәис Миңнеханов Булат Сабиров белән Айнур Гафиятуллинга район хакимиятенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10