ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Белгечләр В гепатитын дәвалауның яңа ысулын тапкан

10 ноябрь 2019, 17:56

Яңалык вирусларны тулысынча бетерергә мөмкинлек бирә һәм кеше геномына тәэсир итми.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Россия кулланучылар күзәтчелеге (Роспотребнадзор) В гепатитын дәвалауның геномлы редакцияләүгә нигезләнгән яңа ысулын тапкан. Бу хакта ведомство җитәкчесе Анна Попова сөйләде.

«Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институты геном редакцияләре нигезендә хроник гепатитны тулысынча дәвалау өчен яңа алымнар эшләде. Ул вирус кисәкчекләренең 99 процентын юкка чыгарырга мөмкинлек бирә, ләкин шул ук вакытта кеше геномына тәэсир итми», — дип китерә Попова сүзләрен ведомство матбугат хезмәте.

Анна Попова Роспотребнадзор институты беренче тапкыр илебезнең реагентлар җыелмасын сәламәтлек саклау практикасына кертте, диде. Алар В гепатиты, шулай ук ВИЧ вирусы мутациясе ныклыгын билгеләү өчен кулланыла.

  • Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләвенчә, дөньяда ел саен хроник гепатиттан 1 миллионнан артык кеше үлә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10