ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чәк-чәк музее «Туристлык сувениры» бәйгедә җиңде

10 ноябрь 2019, 17:32 , Фото: архив/Михаил Захаров

Чәк-чәк музее «Туристлык сувениры» бәйгедә җиңде 2019 елгы конкурс финалында 401 сувенир тәкъдим иттеләр.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). «Туристлык сувениры» Бөтенроссия конкурсында Гран-прины Казан чәк-чәк музее яулады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Музейның туристлык сувенирлары линейкасы» номинациясендә татар милли тәм-томнары, бал белән чәй, открыткалар, магнитлар һәм башка әйберләр иң яхшы музей сувенирлары дип танылды.

  • «Туристлык сувениры» конкурсы 2015 елдан башлап Россиянең барлык федераль округлары территориясендә үткәрелә. 2019 елгы конкурс финалында 401 сувенир тәкъдим иттеләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10