ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Европада тел сәясәте белгече Пенза татарлары тормышы белән танышкан

10 ноябрь 2019, 16:45

Галимнәр автономия эшчәнлеге, фольклоры, татарларның сөйләм теле, укытуда туган телнең ничек кулланылуы белән кызыксынды.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»).  Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясенә социолингвистика, миноритар телләрне һәм тел бәйләнешләрен өйрәнү өлкәсе белгечләре килгән. Алар арасында филология фәннәре докторы, профессор, Европа тел сәясәте, төбәк һәм миноритар телләр Европа хартиясе, социолингвистик типология белгече Ален Вио да булган. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Россия Халыклар дуслыгы университетының гомуми һәм рус теле белеме кафедрасы доценты Светлана Москвичева, журналист, тарихчы Ирек Бикинин һәм «Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, туган якны өйрәнүче Рәшит Алюшевта катнашкан.

Галимнәр автономия эшчәнлеге, фольклоры, Сура крае татарлары сөйләм теле, укытуда туган телнең ничек кулланылуы, газеталар бастырылуы, мәдәни чаралар үткәрелүе белән кызыксындылар, диелә хәбәрдә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10