ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Уфада микрорайон атамалары язылган киемнәр сата башлаганнар

10 ноябрь 2019, 15:39 , Фото: соцсети

Уфада микрорайон атамалары язылган киемнәр сата башлаганнар Шәһәр исеме һәм башка микрорайоннарның хэштэглары язылган толстовкалар бар.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Уфада район һәм микрорайон исеме күрсәтелгән толстовкалар һәм футболкалар сата башлаганнар. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Киемнәрдә Уфаның Сипайлово, Затон, Инорс, «Зеленка», Дема, Түбән Новгород микрорайоннары атамасы язылган. Кайбер толстовкаларда районнарның үзенчәлекләре күрсәтелгән. Шәһәр исеме һәм башка микрорайоннарның хэштэглары язылган толстовкалар бар.

Киемнәрдә төрле дизайн белән  башка районнар исемен дә яздырып була. Уфа халкы: «Шәп»; «Бик шәп»; «Минем район булуга — шунда ук алам», -   дип фикерләрен белдергән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10