ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Башкортстанда шигъри бәйге җиңүчесенә автомобиль бүләк иттеләр

10 ноябрь 2019, 14:08 , Фото: соцсети

Башкортстанда шигъри бәйге җиңүчесенә автомобиль бүләк иттеләр «Йөрәк сүзе» бәйгесендә телетапшырулар алып баручы, Башкортстанның атказанган артисткасы Земфира Байбулдина җиңде.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Уфада башкорт телендеге «Йорек һуҙе» — «Йөрәк сүзе» телевизион шигырь бәйгесе финалы тәмамланды.  Төп бүләккә телетапшырулар алып баручы, Башкортстанның атказанган артисткасы Земфира Байбулдина ия булды. Җиңүче автомобиль сатып алу өчен 500 мең сумлык сертификат алды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институтының театр факультетын тәмамлаган Земфира инде күп еллар башкорт телевидениесенде һем эстрадада эшли, ул күп телепроектлар чыгарды. Алар арасында «Бәллүр сандугач» җыр конкурсы аның өчен иң мөһиме булды. 

Тамашачылар симпатиясе призын радио алып баручысы һәм эстрада җырларын башкаручы Фаруаз Урманшин яулады.

Быел бәйге Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына һәм Россиядә Театр елына багышланган иде. Бәйгедә беренче тапкыр бары тик һөнәри актерлык яки режиссерлык белеме булганнар гына катнашты.

Финалга чыккан 16 артист арасында башкорт һәм татар театрларының танылган актерлары — Суфия Корбангалиева, Римма Каһарманова, Илгиз Таһиров, Гөлназ Мөхәммәдиева, Фәнис Рәхмәтов, Зөлфия Хәлилова, Шаһитулла Хәмматов, Нәүфилә Якупова, Морат Рәфыйков, режиссер Зиннур Сөләйманов һәм башкалар бар иде.

Проектның авторы һәм җитәкчесе — Наилә Сәфәргулова. Ярышның комментаторлары - традиция буенча Фирдәт Галиев һәм Александр Кузьменко. Сәхнә һәм экран йолдызлары шигъри ярышына Олег Ханов, Хөрмәтулла Үтәшев, Наилә Галәветдинова, Флюра Морзина бәя бирде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10