ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әстерхан татар театры 60 еллык юбилеена әзерләнә

10 ноябрь 2019, 12:45 , Фото: tatar-congress.org

Әстерхан татар театры 60 еллык юбилеена әзерләнә Алты дистә ел эчендә театр татар драматургиясенә нигезләнгән 280 спектакль һәм концерт программасы куйган.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Әстерхан дәүләт филармониясендә Әстерхан халык театрының 60 еллыгына багышланган кичә узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әстерхан халык театры 1959 елда Нариман мәдәният йортының театр студиясе каршында оештырыла. Беренче вакытта ул һәвәскәрләр түгәрәге була, аннан үсеш алып, халык театрына әйләнә. Хәзер халык театры өлкә халык мәдәнияте фәнни-методик үзәге базасында эшли.

Алты дистә ел эчендә театр татар драматургиясенә нигезләнгән 280 спектакль һәм концерт программасы куйган. Быелдан коллектив белән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Галия Ажгилдиева җитәкчелек итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10