ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Самарада «Туган тел» җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган җыелыш була

10 ноябрь 2019, 11:37

Җыелышта «Милли мәдәният», «Милли мәгариф һәм фән», «Милли матбугат чаралары», «Яшьләр һәм спорт», «Финанслар һәм хәйриячелек» секцияләре була.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). 21 ноябрьдә «Таң» мәдәният йортында Самара өлкәсе татар активистларының тантаналы җыелышы узачак. Җыелыш өлкәнең «Туган тел» татар җәмгыяте төзелүгә 30 ел тулуга багышлана. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.

Чара кысаларында «Милли мәдәният», «Милли мәгариф һәм фән», «Милли матбугат чаралары», «Яшьләр һәм спорт», «Финанслар һәм хәйриячелек» темаларына секцияләр эше планлаштырыла.

Бу секцияләрдә татар иҗтимагый оешмалары, дин әһелләре, эшмәкәрләр, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре, депутатлар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләре катнаша. Анда милли гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерү шартларын тәэмин итү өчен мөмкинлекләрне берләштерү турында фикер алышу ниятләнә.

Шулай ук тантаналы җыелышта катнашучыларга татар чараларын финанслау, сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү, хәйрия проектларын гамәлгә ашыру механизмы буларак вакф фонды (даими керем китерә торган мөлкәт булу) булдыру тәкъдим ителәчәк.

Чара 14.00 сәгатьтә башлана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10