ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда таудан егылып имгәнгән бала турында хәбәрне башкарма комитет кире какты

10 ноябрь 2019, 10:47

Биш яшьлек кыз балалар уйный торган таудан егылып, хастаханәгә эләккән дигән хәбәр таралган иде.

(Чаллы, 9 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова).  Чаллыда биш яшьлек кызның балалар уйный торган таудан егылып, хастаханәгә эләгүе турында хәбәр гаммәви мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә таралган иде. Шәһәр башкарма комитеты әлеге мәгълүматны кире какты.

Хәбәрләрдә баланың яңа шәһәрнең 29нчы комплексында балалар мәйданчыгында урнаштырылган таудан егылып төшүе турында әйтелде.

Башкарма комитет мәгълүматларына караганда, Автозавод районында мондый конструкцияле – эретеп ябыштыру җөйләре булган һәм балалар өчен имгәнү куркынычы тудыра торган түгәрәк формадагы тоннельле таулар юк.

«Уйный торган тауда имгәнгән балалар Чаллы хастаханәсенә дә һәм Казан медицина үзәгенә дә килмәгән», – дип белдерделәр шәһәр хакимиятендә.

Шул ук вакытта Чаллы кешеләре пабликларның берсендә иллюстрация өчен кулланылган тауның Сидоровка бистәсе йорты ишегалдында урнаштырылганлыгын ачыклаган. Биредә яшәүчеләр аннан файдалану куркыныч, «аннан күгәрүләрсез китмисең», дип яза.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10