ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда өенә кайтып барышлый югалган 9 яшьлек малайны тапканнар

10 ноябрь 2019, 10:16

Малайны волонтер отрядлары эзләгән.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Казанда өенә кайтканда юлда югалган 9 яшьлек малайы исән-сау килеш тапканнар. Үсешендә үзенчәлекләре булган бала Фучик урамында югалган булган. Ул адашкан. Бу хакта «Лиза Алерт» рәсми төркемендә волонтерлар хәбәр итә.

Малай транспортта йөрергә ярата һәм аның шәһәрнең теләсә кайсы почмагында булуы мөмкин, дип хәбәр иткәннәр иде. Аны эзләүгә өч эзтабар отряды чыккан.

Бала табылу турында хәбәр кичә төнге уникедә «Лиза Алерт» төркемендә чыкты. Баланың кайда булганлыгы турында хәбәр ителми.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10