ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять, Төп яңалыклар

10 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

10 ноябрь 2019, 21:00

10 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Эчке эшләр органы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котладылар, Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Язучылар берлеге чәчмә әсәрләр бәйгесе игълан итте.

Алексей Песошин Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады / «Нәкъ менә сез хакимиятне, законны, гаделлекне гәүдәләндерәсез», диелгән котлауда.

Песошин Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Быел Татарстан китап нәшрияты 100 еллык юбилеен бәйрәм итә / 14 ноябрьдә "Китап нәшер итү тарихы һәм заманча китап сәүдәсенең үсеш тенденцияләре" темасына фәнни-гамәли конференция була.

Быел Татарстан китап нәшрияты 100 еллык юбилеен бәйрәм итә

Татарстанда «Ел студенты» премиясенә гаризалар кабул ителә / «Ел студенты» премиясе югары нәтиҗә күрсәткән аерым студентка яки студентлар коллективына бирелә.

Татарстанда «Ел студенты» премиясенә гаризалар кабул ителә

Синоптиклар Татарстанда томан турында кисәтә / Киләсе атна башында республикада коры һава торышы саклана.

Синоптиклар Татарстанда томан турында кисәтә

Башкортстанда шигъри бәйге җиңүчесенә автомобиль бүләк иттеләр /«Йөрәк сүзе» бәйгесендә телетапшырулар алып баручы, Башкортстанның атказанган артисткасы Земфира Байбулдина җиңде.

Башкортстанда шигъри бәйге җиңүчесенә автомобиль бүләк иттеләр

Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Язучылар берлеге чәчмә әсәрләр бәйгесе игълан итте / Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр 14 апрельдә тапшырылачак.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Язучылар берлеге чәчмә әсәрләр бәйгесе игълан итте

Казан кызы Лия Завгарова каратэ буенча Россия чемпионы булды / Ул 68 килограмга кадәр үлчәү категориясендә беренчелекне яулады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10