ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Быел Татарстан китап нәшрияты 100 еллык юбилеен бәйрәм итә

10 ноябрь 2019, 09:29 , Фото: архив/Султан Исхаков

Быел Татарстан китап нәшрияты 100 еллык юбилеен бәйрәм итә 14 ноябрьдә "Китап нәшер итү тарихы һәм заманча китап сәүдәсенең үсеш тенденцияләре" темасына фәнни-гамәли конференция була.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ").Татарстан китап нәшрияты 100 еллык юбилее уңаеннан 14 ноябрьдә Казанда АСКИ (Россия китап нәшер итүчеләр ассоциациясе), Россиянең иң эре нәшриятләре һәм полиграфия оешмалары җитәкчеләре катнашында тантаналы чара була. Бу турыда нәшриятның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чакырылучылар арасында «РИПОЛ классик», «Папирус-Столица» полиграфия оешмалары, Башкортстан, Марий Эл, Удмурт, Чуваш, Чечен, Саха (Якутия) республикалары милли региональ нәшриятләре, Төмән, Свердловск өлкәләре нәшриятләре вәкилләре бар.

Программада "Китап нәшер итү тарихы һәм заманча китап сәүдәсенең үсеш тенденцияләре" темасына фәнни-гамәли конференция һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында ТР министрлыклары, идарә тармаклары җитәкчелеге, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ветераннар, мәшһүр әдипләребез катнашында бәйрәм концерты каралган. 

Татарстан китап нәшриятына 100 ел тулу уңаеннан республика шәһәрләрендә һәм районнарында язучылар катнашында "Уку бәйрәмнәре" оештырыла. Нәшрият быел илкүләм һәм халыкара масштабларда узучы китап фестивальләрендә махсус программалар белән чыгыш ясый. 

Матбугатта, социаль челтәрдә интеллектуаль уеннар оештырыла, анда җиңүчеләргә төрле бүләкләр бирелә, ташламалар тәкъдим ителә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10