ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Түбән Камада өченче буын университеты студентлары сәламәт яшәү нигезләрен өйрәнә

10 ноябрь 2019, 09:15 , Фото: tat.e-nkama.ru

Түбән Камада өченче буын университеты студентлары сәламәт яшәү нигезләрен өйрәнә Алар ничек дөрес суларга һәм сулыш алу күнегүләре ярдәмендә нинди авыруларны җиңәргә мөмкин икәнлеге турында лекцияләр тыңлады.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ"). Түбән Кама консультация-диагностика сырхауханәсенең актлар залында Өченче буын университеты студентлары сәламәт яшәү нигезләренә өйрәнә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Башта өлкән яшьтәге кешеләр сулыш гимнастикасының нинди төрләре булуы, ничек дөрес суларга һәм сулыш алу күнегүләре ярдәмендә нинди авыруларны җиңәргә мөмкин икәнлеге турында лекцияләр тыңлады.

Медицина көллияте укытучысы Лариса Архипова Стрельникова системасы буенча сулыш техникасын күрсәтте.

Дәреснең икенче өлеше астения, эмоциональ яну һәм хроник талчыгу темаларына багышланды. Студентлар алдында Яр Чаллы шәһәре «Сервье» компаниясе әйдәп баручы медицина белгече Илмир Җәләлов чыгыш ясады.

Чаллы табибы хроник талчыгу кичергән очракта үз-үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеген аңлатты. Актив тормыш рәвеше - мондый авыруларга каршы көрәштә иң мөһиме.

Әлеге дәресләрне сәламәтлек саклау идарәсе, медицина профилактикасы үзәге оештыра.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10