ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Түбән Кама халыклары Дуслык йорты ачылуга биш ел тулды

10 ноябрь 2019, 07:12 , Фото: tat.e-nkama.ru

Түбән Кама халыклары Дуслык йорты ачылуга биш ел тулды Милли мәдәниятебезне торгызуда, саклап калуда зур һәм тырыш эшчәнлек алып баручыларга Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ"). Түбән кама шәһәрендә яшәүче халыкларның Дуслык йортына быел нәкъ биш яшь тулды. Шуңа да Бердәмлек көнен Халыклар иҗаты йортында киң күләмле фестиваль итеп уздырдылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина Дуслык йортының 5 еллык юбилее уңаеннан, милли мәдәниятебезне торгызуда, саклап калуда зур һәм тырыш эшчәнлек алып баручыларга Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырды.

Һәрбер кешенең үз милләте, үз туган теле, үз дине, үз гореф-гадәте күңеленә якын. Бары тик үз телеңдә моңланып башкарган җырның сүзләре үзәккә үтә, аны тиз отасың, бары тик үз халкыңның милли көенә кушылып биегән хәрәкәтләреңне аеруча матур, килешле башкарасың, милли йола бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре һич күңелдән чыкмый.

Сәхнәдән ургылган җыр-моң “Нардуган”, “Яшьлек” бию ансамбле, “Илһам кызлары” квартеты һ.б. чыгышлар белән үрелеп алып барылды. Дөресрәге, берсеннән-берсе затлы матур костюмнар киеп, күмәкләшеп башкарылган төрле халык биюләре һәм җырлары һәрбер оешманың милли эчтәлеген баетты. 

Чыннан да, милләтләр дуслыгы, милләтләр бердәмлеге – зур көч ул! Ә түбәнкамалылар бердәмлекнең һәм тугрылыкның мөһимлеген аңлап, дус-тату, үзара тыныч һәм килешеп яши, иң мөһиме - балаларга үрнәк күрсәтәләр.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10