ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Уфада динсез тәрбия турындагы конференциядә Татарстаннан килүчеләр дә катнашты

10 ноябрь 2019, 04:41 , Фото: tatar-congress.org

Уфада динсез тәрбия турындагы конференциядә Татарстаннан килүчеләр дә катнашты Көн тәртибенә Ризаэтдин бине Фәхретдин һ.б. тормыш юлын һәм хезмәтләрен барлау, киң җәмәгатьчелеккә җиткерү кебек темалар куелган иде.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ"). 9 ноябрьдә Уфаның “Ихлас” мәчетендә  "Динсез тәрбия - тәрбиясезлектер" дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. Конференциядә Татарстаннан һәм Свердловск өлкәсеннән дә кунаклар бар иде. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көн тәртибенә Ризаэтдин бине Фәхретдин, Мөхлисә Бубый, Мәрьям Солтанова, Вил Казыйханов кебек бөек шәхесләрнең тормыш юлын һәм хезмәтләрен барлау,
киң җәмәгатьчелеккә җиткерү кебек темалар куелган иде.

"Шәхесләребезнең мирасын тулыландыру, баету бүгенге буын намусында. Бу шәхесләрнең яшәешебездәге ролен халыкка җиткерү иң беренче бурычларның берсе" — диде Уфа шәһәре Киров районы "Ихлас" мөселман дини оешмасының мәҗлес рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10