ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә татар теле һәм мәдәнияте көне узды

10 ноябрь 2019, 01:38 , Фото: tatar-congress.org

Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә татар теле һәм мәдәнияте көне узды Татар иҗтимагый тормышында актив катнашучы милләттәшләребезгә җирле татар мохтариятенең Мактау грамоталары тапшырылды

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ"). Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә "Без — татарлар бит…" дигән исем астында татар теле һәм мәдәнияте көне узды. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы"  матбугат хезмәте хәбәр итте.

Агымдагы ел Ульяновск өлкәсендә "Милли бердәмлек елы" дип игьлан ителгән иде. Шуңа күрә чарага Димитровградта эшләүче дистәгә якын милли оешма җитәкчеләре дә чакырылган.

Татар иҗтимагый тормышында актив катнашучы милләттәшләребезгә җирле татар мохтариятенең Мактау грамоталары тапшырылды. Ә шәһәрдә озак еллардан бирле эшләүче "Чишмә" вокаль ансамбле җитәкчесе Әнвәр Латыйпов шушы көннәрдә үзенең 80 яшьлеген билгеләп узган.

Ул тугызынчы дистәне башлап җибәргән сәхнә ветераны әле һаман сәхнәдә чыгыш ясый, һәр төрле бәйгеләдә, фестивальләрдә катнаша. Өлкә мохтарияте рәисе аңа озак еллар дәвамында үзешчән сәнгатьтәге уңышлары, зур концерт эшчәнлеге өчен Мактау грамотасы тапшырып, чигүле түбәтәй бүләк итте.

Бүгенге чараның тагын бер отышлы ягы — ул анда төрле буын кешеләренең актив катнашуы. Алар концерт программасында гына түгел, һәртөле кызыклы интерактив күргәзмәләр оештыруда да зур тырышлык куйган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10