ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

Аксубай егете бадминтон буенча Бөтенроссия турнирында өч медаль алган

9 ноябрь 2019, 22:15 , Фото: pixabay.com

Аксубай егете бадминтон буенча Бөтенроссия турнирында өч медаль алган Ярышларда 18 яшьлек һәм яшьрәк өч йөз илледән артык спортчы катнашкан.

(Аксубай, 9 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Светлана Ашаева). Аксубайлы Никита Мулеев бадминтон буенча «Түбән Новгород воланы» Бөтенроссия үсмерләр турнирында өч алтын медаль иясе булган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ярышларга үз осталыкларын күрсәтергә Россиянең төрле төбәкләреннән 18 яшьлек һәм яшьрәк өч йөз илледән артык спортчы килгән.

Никита ялгыз уенда да, парлы һәм катнаш парлы чыгышта да шәп нәтиҗә күрсәтеп, пьедесталның беренче баскычына күтәрелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10