ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакайда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре бәйрәм итте

9 ноябрь 2019, 23:15 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакайда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре бәйрәм итте Бер төркем хезмәт алдынгыларына ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм район хакимиятенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

(Азнакай, 10 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк", Тансылу Саниева). Азнакай район-шәһәр мәдәният йортында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә үтте. Тамаша залына район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары, аларның якыннары да килгән иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов аларга изге теләкләрен юллады. РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Радик Шәрәфиев сүзләренчә, бүгенге көндә бүлек күрсәткечләр буенча үз категория районнары арасында беренче урында бара.

Бәйрәм бүләксез булмый. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантана да шатлыклы мизгелләргә бай булды.

Бер төркем хезмәт алдынгыларына ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм район хакимиятенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылса, икенче берәүләр төрле дәрәҗәдәге "Эчке эшләр хезмәтендәге казанышлар өчен" медаленә, истәлек бүләкләренә лаек булды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10