ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Апаста легендар фильмы геройларына багышланган скульптура композициясе ачылды

9 ноябрь 2019, 20:13 , Фото: apastovo.ru

Апаста легендар фильмы геройларына багышланган скульптура композициясе ачылды Скульптура композициясен булдыруда өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

(Апас, 9 ноябрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Гүзәл Хилавиева). Апаста эчке эшләр хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан "Очрашу урынын үзгәртергә ярамый" легендар фильмы геройлары Глеб Жеглов һәм Володя Шараповка багышланган скульптура композициясе ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйрәм чарасында район башлыгы Равил Хисаметдинов, район эчке эшләр җитәкчесе, полиция полковнигы Рамил Хәбибуллин, ветераннар катнашты. Район башлыгы барлык хезмәткәрләрне, ветераннарны чын күңелдән бәйрәм белән котлап, Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.

Полиция полковнигы Рамил Хәбибуллин шулай ук барлык хезмәткәрләрне, ветераннарны бәйрәм белән котлады, скульптура композициясен булдыруда өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Районның йөзек кашы булган, сынчы-рәссам Вячеслав Носовны Татарстанның эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин Рәхмәт хаты белән бүләкләде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10