ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Кукмарада өстәл теннисы буенча ярышлар чемпион истәлегенә багышланды

9 ноябрь 2019, 19:27 , Фото: kukmor-rt.ru

Кукмарада өстәл теннисы буенча ярышлар чемпион истәлегенә багышланды Анда 2007 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар, 60 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ветераннар катнашты

(Кукмара, 9 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарада киез итек-киез комбинаты призына өстәл теннисы буенча ярыш узды. Чара республика ярышларында Кукмара районы данын яклаган, өстәл теннисы буенча күп тапкырлар чемпион калган Нуриәхмәт Хәсәнов истәлегенә багышланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Ярыш район күләмендә үтә. Анда 2007 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар, 60 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ветераннар катнаша", - диде оештыручы, спорт ветераны Борис Карпюк.

Ярышларда катнашучыларның берсе теннис белән ярты гасырдан артык мавыга икән.

- Теннисны 1967 елдан башлап уйный башладым һәм бүгенге көнгә кадәр шөгыльләнәм. Бер генә ярышны да калдырмаска тырышам. "Зилант" спорткомплексына атнага өч тапкыр тренировкага киләм, - ди 79 яшьлек кукмаралы Шакир Шәрипов. - Шулай ук мин - чаңгы буенча спорт мастеры. Актив тормыш алып барам, яшьләргә дә шуны телим.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10