ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда чит ил машинасы «Лада» белән бәрелешкән, пассажиры үлгән

9 ноябрь 2019, 17:26

Авария бүген көндез Ямашев проспектында булган.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда чит ил машинасы «Лада» белән бәрелешкән, пассажиры һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Авария бүген көндез Ямашев проспектындагы 54нче йорт каршында булган. Ведомствода хәбәр итүләренчә, 14нче модель «Лада» автомобиле бер полосадан икенчесенә күчкәндә «КИА» машинасын үткәрмәгән. Нәтиҗәдә чит ил автомобиле, юлдан читкә чыгып, баганага килеп бәрелгән.

Юл һәлакәтендә «КИА»ның 61 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10