ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Актаныш технология техникумы директоры район Башкарма комитетын җитәкләде

9 ноябрь 2019, 17:44 , Фото: aktanysh.tatarstan.ru

Актаныш технология техникумы директоры район Башкарма комитетын җитәкләде Актаныш район советы Илшат Габделхәевне Башкарма комитет җитәкчесе итеп сайлады.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Актаныш технология техникумы директоры Илшат Габделхәев Татарстанның Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе булды. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Муниципаль берәмлек советы үзенең утырышында шул хактагы карарны бертавыштан кабул итте.

Район Башкарма комитетын 2018 елның октябреннән бирле җитәкләгән Илфак Бариев 2019 елның август ахырында үз теләге белән әлеге вазифадан китте. Октябрь аеннан ул Тукай районы башлыгының инвестицион проектларны үстерү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе булып эшли.

  • Илшат Илфат улы Габделхәев 1984 елның 11 апрелендә Казанда туган. «Биология һәм география укытучысы» белгечлеге буенча Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлаган. 2010 елдан бирле аның хезмәт юлы Актаныш районы белән бәйле.
  • 2010-2012 елларда Габделхәев район Башкарма комитеты яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең баш белгече булып эшләгән, 2012 елда әлеге бүлекне җитәкләгән. 2012-2013 елларда районның «Форпост» бүлегенә, 2013-2015 елларда Зөбәер мәктәбенә җитәкчелек иткән.
  • 2015-2018 елларда Башкарма комитетның социаль агарту бүлеге башлыгы булган, ә 2018 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Актаныш технология техникумы директоры булып эшләгән. Өйләнгән. Хатыны Светлана белән бер кыз һәм малай тәрбияли.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10