ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов яшьләргә: Уңыш җиңел генә бирелми

9 ноябрь 2019, 17:01 , Фото: Абдул Фархан

Рөстәм Миңнеханов яшьләргә: Уңыш җиңел генә бирелми Татарстан Президенты тормышта һәрвакыт үзең өчен кызыклы юнәлешләрне табарга тырышырга киңәш итте.

(Мәскәү, 9 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Уңыш җиңел генә бирелми. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "Мәскәү-Татарстан күпере" бишенче яшьләр форумында шулай дип белдерде.

"Уңыш җиңел генә бирелми. Алга хәрәкәт итү өчен озак эшләргә кирәк. Ничек буласын беркем белми", - ди Президент. Ул үзе дә Казанда яшәрмен дип уйламаган. Яшьләргә шул хакта әйтте. "Институттан соң районга киткән идем", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Алга хәрәкәт итәргә кирәк, үзең өчен кызыклы юнәлешләрне табарга. Гел син теләгәнчә генә булмый, башкача да эшләргә өйрәнергә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10