ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә

9 ноябрь 2019, 16:47 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы -7 градуска кадәр төшәчәк.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 ноябрьдә, республикада һәм Казанда урыны белән төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстан территориясендә салкынча һава торышы сакланачак, явым-төшемнәр көтелми. 

Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы -7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -1.. +4 градус тәшкил итәчәк. Республиканың көньяк-көнбатышында – җылырак, төньяк-көнчыгышында салкынрак булачак.

  • «Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Татарстан метеорологларының фаразларына караганда, алдагы көннәрдә республикада һава торышын салкын антициклон билгеләячәк, «12 ноябрьдә генә көндез урыны белән юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә».

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10