ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Россия төбәкләрендәге актив татар яшьләренә грантлар тапшырачаклар

9 ноябрь 2019, 15:56 , Фото: Салават Камалетдинов

Россия төбәкләрендәге актив татар яшьләренә грантлар тапшырачаклар Россиянең 15 төбәгеннән 80 бала Татар балалар лидеры мәктәбендә катнаша.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Татар проектларын тәкъдим итүче Россия төбәкләреннән килгән актив татар яшьләренә грантлар тапшырачаклар. Бу хакта "Идел" яшьләр үзәгендә үткәрелгән Татар балалар лидеры мәктәбендә очрашуда Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов журналистларга әйтте.

  • 8-14 ноябрьдә "Идел" яшьләр үзәгендә Татар балалар лидеры мәктәбе үткәрелә. Мәктәптә Россиянең 15 төбәгеннән 80 мәктәп укучысы катнаша.

“Балаларның проектларына ярдәм итү өчен берничә грант бирәчәкбез. Аларны үсендерү өчен бүләклибез. Аларның проектлары ярдәм таләп итә. Безнең зур милли-мәдәни иҗтимагый оешмалар аларның проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәк”, - диде Илдар Гыйльметдинов.

Татарстанның Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов әйтүенчә, проектларын тәкъдим итүче яшьләр 6 декабрь көнне “Таба” этно проектлар акселераторында катнашачак. “Бу проект балаларга үзләрен гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк”, - диде ул.

Тимур Сөләйманов әйтүенчә, "Таба" проектын Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар яшьләре форумы, “Идел” яшьләр үзәге, “Сәләт” оешмасы, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе оештыра.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10