ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда йөк автомобиле катнашында булган авариянең видеосы чыкты

9 ноябрь 2019, 15:28 , Фото: скриншот видео из соцсетей

Татарстанда йөк автомобиле катнашында булган авариянең видеосы чыкты Кичә төнлә җиңел автомобиль зур тизлектә йөк машинасына килеп бәрелгән, бер пассажир һәлак булган.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда М7 трассасында йөк автомобиле катнашында булган авариянең видеосы чыкты. Шул хактагы видеороликны интернеттан файдаланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Кадрлардан күренгәнчә, авария нәтиҗәсендә бик нык зыян күргән автомобиль юлга аркылы «баскан». Йөк автомобиле белән бәрелешкәннән соң аңа ут капкан, урында янгын сүндерүчеләр эшли.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы кичә Татарстанда М7 трассасында «Фольксваген» автомобиленең зур тизлектә үзеннән алда барган «КАМАЗ»га килеп бәрелүе хакында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең пассажиры һәлак булган. Һәлак булган пассажир - Татар КВН лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанова.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10