ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россия Герое Дамир Йосыпов очучы булу хыялы юлындагы авырлыклар турында сөйләде

9 ноябрь 2019, 14:05 , Фото: Гөлнар Гарифуллина

Россия Герое Дамир Йосыпов очучы булу хыялы юлындагы авырлыклар турында сөйләде Ул балачакта әтисе белән вертолетта очкан хатирәләре белән уртаклашты.

(Мәскәү, 9 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Россия Герое Дамир Йосыпов очучы булу хыялы юлындагы авырлыклар белән уртаклашты. Бүген ул Мәскәүдә "Мәскәү-Татарстан күпере" бишенче яшьләр форумында чыгыш ясады.

Россия Герое чыгышын "Әгузе билләһи минәш-шәйтанир-раҗим" дип башлады. Ул 11 классны тәмамлагач, очыш училищесына күрү сәләте начараюы аркасында укырга керә алмавы турында әйтте. "Чакырылыш комиссиясе узганда, күрү сәләте очучылыкка туры килми, диделәр. 23 яшь тулгач, хыялымны оныттым. Ләкин авиациягә мәхәббәт гел эзәрлекләп килде, очучыларга көнләшеп карый идем", - диде Дамир Йосыпов.

Ул тагын бер омтылыш ясап карарга уйлаганын әйтте. "Юкса, үкенермен, үземне гаепләрмен дип курыктым. Шундый җиңел кердем, имтихан тапшырдым, комиссия уздым. Училищеда үз урынымда икәнемне, аэродинамика, навигация - болар бөтенесе минеке икәнен аңладым", - ди очучы.

Дамир Йосыповның әтисе очучы, әнисе фельдшер булган, очыш алдыннан пилотларны, диспетчерларны тикшергән. "Балачакта әти белән вертолетта оча, тайга, тундра матурлыклары белән хозурлана идем. Балачакта үземне пилот дип кенә күрә идем", - диде.

Очучы фикеренчә, кеше үзе туры килгән һөнәрен сайларга тиеш. "Үз һөнәрендә иҗат күрсә, шул кеше генә уңышка ирешә", - дип киңәш бирде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10