ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов катнашында "Мәскәү-Татарстан күпере" яшьләр форумы ачылды

9 ноябрь 2019, 13:41 , Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов катнашында Равил Әхмәтшин Рөстәм Миңнехановка ел саен катнашуы һәм яшьләргә үгет-нәсихәт биргәне өчен рәхмәтен җиткерде.

(Мәскәү, 9 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Мәскәүдә "Мәскәү-Татарстан күпере" бишенче яшьләр форумын уздыра. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин форумны ачып җибәрде. "Биш ел эчендә форум спикерлары булып, исемнәре чит илдә дә танылган шәхесләр катнашканын, алар арасында яшьләр алдында генерал Мәхмүт Гәрәев, академик Ринат Акчурин, язучы Гүзәл Яхина чыгыш ясады", - диде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка ел саен катнашуы һәм яшьләргә үгет-нәсихәт биргәне өчен рәхмәтен җиткерде. "Мәскәү яшьләре бик актив", - диде Равил Әхмәтшин. Ул Татарстан предприятиеләре белән Мәскәү вузларын тәмамлаучы яшь белгечләрне эшкә алу буенча эш үткәрелүен дә билгеләп узды.

Форумга Россия Герое, очучы Дамир Йосыпов, Россия һава-десант гаскәрләре командующие урынбасары Нариман Тимергазин, Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев, "Беренче канал"да "Новости" алып баручысы, "Вышка" телепроекты җиңүчесе Максим Шәрәфетдинов, театр һәм кино актеры, кинорежиссер, продюсер Рамил Сабитов һәм башкалар чакырылган.

Спикерлар шәхси тәҗрибәсенә таянып, яшьләргә һөнәр сайлау, уңышка ирешү буенча киңәшен бирә, сорауларга җавап бирә. Һәр спикерның тарихы уникаль. Вәкаләтле вәкиллек аларның барысы да якташлар, милләттәшләр булуын, аларның казанышлары белән Татарстан горурлануын искәртә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10