ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда тиешле булмаган урында юл аша чыккан хатын-кызны трамвай бәрдергән

9 ноябрь 2019, 12:20 , Фото: соцсети

Казанда тиешле булмаган урында юл аша чыккан хатын-кызны трамвай бәрдергән Нәтиҗәдә, 63 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда тиешле булмаган урында юл аша чыккан хатын-кызны трамвай бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Җомга көнне, 8 ноябрьдә, 18.50 сәгатьтә Җиңү проспектындагы 9а йорты каршында трамвай йөртүче, башлангыч мәгълүматларга караганда, тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан җәяүлене таптаткан», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Нәтиҗәдә, 63 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10