ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чүпрәле районының Каракитә авылы фронтовик шагыйрь Шәрәф Мөдәррисне искә алды

9 ноябрь 2019, 13:13 , Фото: Рузилә Мөхәммәтов

Чүпрәле районының Каракитә авылы фронтовик шагыйрь Шәрәф Мөдәррисне искә алды Шагыйрьнең 100 еллыгын төбәкара фәнни-гамәли конференция форматында билгеләп үттеләр.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Чүпрәле районының Каракитә авылында күренекле якташларының 100 еллыгын төбәкара фәнни-гамәли конференция форматында билгеләп үттеләр. Каракитә авылында урнашкан Марс урта мәктәбе фронтовик шагыйрь Шәрәф Мөдәррисне шулай искә алды.

  • Шәрәф Мөдәррис 1919 елның 1 ноябрендә Каракитә авылында туган. Бөек Ватан сугышында катнашкан, хәрби корреспондент булган. Ул күренекле балалар язучысы Ләбибә Ихсанованың ире. Шәрәф Мөдәррис өч баласын калдырып 44 яшендә дөнья куйган.

Төбәкара фәнни-гамәли конференцияне Марс урта мәктәбе Татарстан Язучылар берлеге белән бергә үткәрде. Балаларның фәнни-эзләнү эшләрен һәм иҗатын бәяләргә халык шагыйре Зиннур Мансуров, язучы Марат Әмирханов, шагыйрьләр Рәмис Аймәт һәм Йолдыз Шәрапова, танылган педагог Инсаф Абдулла һәм КФУ һәм Укытучыларның белемен күтәрү институты галимнәре кайтты.

Конференция эшләре дүрт номинациягә бүленгән – "Шәрәф Мөдәррис әсәрләре - рәсемнәрдә", "Шәрәф Мөдәррис әсәрләрен сәнгатьле уку", "Чит ил әдипләренең танылган әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү", "Шәрәф Мөдәрриснең тормыш юлы һәм иҗаты".

Җиңүчеләр Шәрәф Мөдәррис исемен йөрткән Каракитә авылы клубында үткән тантаналы чара кысаларында бүләкләнде. Жюри әгъзалары балаларның әзерлекле булуын билгеләп узды.

“Халыкны рухи биеклектә тотар өчен зур шәхесләр кирәк. Асыл затлары күбрәк булган халыкның тарихы да тирән була. Милли җанлы яшь буынны тәрбияләр өчен дә күренекле затлар кирәк. Шәрәф Мөдәррис шундыйлардан иде. Андый шәхесләр безне гел алга өндәрләр”, - диде халык шагыйре Зиннур Мансуров.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10