ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда йөк машинасы катнашындагы авариядә бер кешенең гомере өзелгән

9 ноябрь 2019, 12:11

Юл һәлакәте кичә Мәскәү – Уфа автомобиль юлының 924нче чакрымында булган.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда М7 трассасында җиңел автомобиль һәм йөк машинасы катнашындагы авариядә бер кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 23.00 сәгатьтә Мәскәү – Уфа юлының 924нче чакрымында «Фольксваген» автомобилен идарә итүче 32 яшьлек ир-ат зур тизлектә үзеннән алда хәрәкәт иткән «КАМАЗ»га килеп бәрелгән.

«Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең 60 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10