ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда торак йортларны ремонтлау программасы быелга төгәлләнгән

9 ноябрь 2019, 11:04 , Фото: архив

Татарстанда торак йортларны ремонтлау программасы быелга төгәлләнгән ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, республика программалары буенча эш график нигезендә бара.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда күпфатирлы торак йортларда капиталь ремонт эшләре 2019 елга билгеләнгән планның 98,5 проценты күләмендә үтәлгән. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры сүзләренчә, 2018-2019 елларда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында сафка бастыру күздә тотылган 30 балалар бакчасының 25е инде төзелгән һәм файдалануга тапшыру буенча рөхсәт алган. Капиталь ремонт үткәрү планлаштырылган 112 мәктәпкәчә учреждениенең 101е тәртипкә китерелгән.

15 ресурс үзәгенең – 12се, 12 балалар сәламәтләндерү лагереның дүртесе капиталь ремонтланган, калган объектларда эшләр дәвам итә, диде докладчы.

Министр китергән мәгълүматлар буенча, 8 ноябрьгә 40 мәдәни объектның – 37се, 38 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең – 34е һәм 15 муниципаль архив бинасының 13е капиталь төзекләндерелгән.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10