ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Айсылу Мирхафизхан Брюссельдә халык биюләре буенча мастер-класс бирәчәк

9 ноябрь 2019, 09:52 , Фото: архив

Айсылу Мирхафизхан Брюссельдә халык биюләре буенча мастер-класс бирәчәк Мәскәү «Татар кызы 2019» титулы иясе Брюссель сәхнәсендә балеттан фрагментлар тәкъдим итәчәк, татар мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре хакында сөйләячәк.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). «Татар кызы 2019» титулы иясе Айсылу Мирхафизхан Брюссельдә сәнгать, бию жанры, этник иҗатны яратучылар белән очрашу үткәрә. Бу хакта Tatars in Belgium хәбәр итә.

15 ноябрьдә Россия фән һәм мәдәният үзәге концерт залында ул татар мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре хакында сөйләячәк, милли бию һәм классик балеттан фрагментлар тәкъдим итәчәк, күргәзмәләр залы фойесында теләгән һәркемгә халык биюләре буенча мастер-класс күрсәтәчәк.

  • Айсылу Мирхафизхан быел Израильдә халыкара сертификат алды, язын Мәскәүдә «Татар кызы 2019» бәйгесендә җиңү яулады. Сентябрь аенда «Татар кызы 2019» халыкара бәйгесе финалында катнашып, иң талантлы кыз титулына ия булды. Ярышта Россиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 14 кыз катнашты.
  • Моннан берничә ел элек ул Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасы составында Европа буйлап гастрольләрдә йөрде. Хәзерге вакытта Айсылу Б.Щукин исемендәге Театр институты магистранты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10