ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Самарада Сөмбелә бәйрәмен үткәрделәр

9 ноябрь 2019, 01:12

Бәйрәмдә катнашучылар өчен татар милли ашларын сатып алу мөмкинлеге оештырылган иде.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Самараның “Заря” мәдәният сараенда татар халкының Сөмбелә милли бәйрәме гөрләп узды. Чараны шәһәр администрациясе ярдәмендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, Самара шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе оештырган иде. Бу турыда "Самара татарлары" сайтында хәбәр ителә.

Мәдәният сарае фойесы иртән-иртүк гөрләп торды. Чара башланганын көткән халык өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы, рәссам Азат ага Надировның рәсемнәр күргәзмәсен карап йөрде, Самара эшкуарлары Мәүлед һәм Римма Низамовлар пешереп китергән милли ризыкларны сатып алырга ашыкты.

Самара өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре осталары Гөлнара Насыйрова һәм Миләүшә Завьялова “Осталар шәһәрчеге” оештырып, башак формасында брошка ясау серләренә өйрәтте.

Самараның “Белоснежка” кафесы (җитәкчесе Тәлгать Мортазин) буфет ачкан. Анда да татар милли ашлары сатыла иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10