ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Өлкә табибының "Сембер-Ульяновск җирендә Аллаhы йортлары" китабы чыккан

9 ноябрь 2019, 04:45 , Фото: emet73.ru/

Өлкә табибының Бу китапта Cоветлар заманында Ульяновскида эшләп торган татар мәктәпләре, татар китапханәсе hәм клубы турында мәгълүмат бар.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Шушы көннәрдә генә "Сембер-Ульяновск җирендә Аллаhы йортлары" («Дома Аллаха на земле Синбиро-Ульяновской») дип исемләнгән китап дөнья күрде. Бу турыда Ульяновск өлкәсенең  "Өмет"  газетасы хәбәр итә.

Гаҗәеп бай эчтәлекле китапның авторы — татар халкы hәм төбәгебез тарихын өйрәнүче, С.Урайский исемендәге әдәби премиясе лауреаты Мөнир Рамазанов.

Милләт җанлы hәм иманлы каләмдәшебез Мөнир Рамазанов – hөнәре буенча табиб, үзенең хосусый клиникасында тешләр дәвалый. Ә эштән бушаган арада иҗат белән шөгыльләнә — гыйбрәтле хикәяләр яза, халкыбызның шанлы вә данлыклы үткәнен, өлкә авылларында мәчетләр салу тарихын җентекләп өйрәнә.

"Сембер-Ульяновск җирендә Аллаhы йортлары" дип аталган җыентыгы – каләм остасының зур тырышлык куеп әзерләгән саллы хезмәтләренең берсе.

Әлеге китапта татар халкының тарихы, борынгы Сембер каласына нигез салучылар, Cоветлар заманында Ульяновскида эшләп торган татар мәктәпләре, татар китапханәсе hәм клубы, шулай ук хәзерге заман мәчетләре, мөфтиятләр турында ифрат та бай мәгълүматлар урын алган.

Ишеевка бистәсе мәчетендә яңа гына табадан төшкән китапны диндәшләребезгә тәкъдим итү мәҗлесендә Мөнир кардәшебезнең фидакарь хезмәтенә бик тә югары бәя бирелде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10